ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
       06 октябрь көнне Ютазы районы  Димтамак авыл  җирлегендә яшәүче сугыш чоры балалары көз айларында гомер бәйрәмнәрен билгеләп узу сәбәпле,  котлаулар кабул иттеләр.

Бүген бик күпләр бәйрәмгә гадәти булмаган үзенчәлекле бүләк ясарга, үзенә бер төрле туй ясарга, шул рәвешле башкалардан аерылырга омтыла. Күптән түгел шәһәребезнең бер урамында яшь пар Динара һәм Артемны котлап “Туй көне белән!” дигән плакат пәйда булды.

Бөгелмә шәһәре гаилә хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге котлауга кушыла һәм яшьләргә озын гомерле гаилә тормышы тели!

Бу көннәрдә җәмгыятебезнең күркәм кешеләре – өлкәннәр тарафына күп төрле җылы сүзләр әйтелә, игътибар күрсәтелә. Өлкәннәр исә үзләре дә кечкенә генә бер гамәлгә дә чын күңелдән шат була беләләр. Чөнки алар өчен шушы бер игътибарның булуы җитә, иң мөһиме–аларның үзләрен ялгыз итеп тоймаулары.

6 октябрьдә Апас районында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район мәдәният йортында традицион  шашка һәм шахматлар ярышы үткәрелде. Социаль яклау бүлеге, ЗАГС бүлеге һәм Апас мәктәбе коллективлары катнашучыларны җылы каршы алдылар, чәйләр тәкъдим иттеләр. Районның яшьләр бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин җиңүчеләргә диплом-грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Исем кушу тантанасы Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә 2015 нче елның 2 нче октябрендә үтте. Гәрәевлар нәселен дәвам итүче Артурның тууын зур түземсезлек белән әти-әнисе генә түгел, әби-бабалары һәм аеруча апасы көткән. Исем кушу тантанасы барышында Артур Рәсәй  Федерациясенең гражданины  булып игълан ителде.

5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Ел саен районыбызның “”Дельфин” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр декадасы кысаларында төркем ярышы.

2015 елның 05 октябрендә Сарман районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә яңа туган Салаватның әти-әнисенә тантаналы рәвештә баланың туу турында таныклыгы тапшырылды.

   Традиция буенча көзге октябрь аенда өлкәннәр көне уздырыла. Бу бәйрәмдә өлкәннәргә карата җылы матур теләкләр әйтелә, хөрмәт күрсәтелә. Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе дә үзенең ветераннарын онытмый. Идарә башлыгы Р.Г.Зарипова хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котлады, аларга озын гомер, тән һәм җан тынычлыгы теләде!

2015 нче елның  5 нче октябрендэ Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тапшыру тантанасы узды.  Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ана булган “бай” һәм бәхетле  хатын-кызлар яңа хис-тойгылары белән уртаклаштылар.

Алар Лаеш ягы музеенда, 2015 елда ачылган Хәрби дан музеенда, яңартылган Җиңү Паркында булдылар. Шулай ук ветераннар Г.Р. Державин мәйданында һәм төзекләндерелгән Кама яры буенда йөрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International