2015 елның 5 октябрь көнне Лаеш муниципаль районындагы социаль хезмәткәрләре Лаеш шәһәрендәге истәлекле урыннарга экскурсия ясадылар

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Алар Лаеш ягы музеенда, 2015 елда ачылган Хәрби дан музеенда, яңартылган Җиңү Паркында булдылар. Шулай ук ветераннар Г.Р. Державин мәйданында һәм төзекләндерелгән Кама яры буенда йөрделәр.

Мендельсон маршы яңгыравы астында ветераннарны ГХАТ хезмәткәрләре каршыладылар. Бүлек җитәкчесе Бурцева М.Е. аларга бүлек тарихы, бүлекнең хәзерге эшчәнлеге турында сөйләде. Ветераннар архив документларын үз күзләре белән күреп, тотып карадылар. Очрашу ахырында ГХАТ хезмәткәрләре ветераннарга Рәхмәт хатлары һәм үз куллары белән ясалган шәм куйгычлар бүләк иттеләр. Моның белән алар ветераннарга үзләренә йөрәк җылысын бүләк итәргә теләделәр. Яндырылган шәмнәрне өреп сүндергәндә ветераннар уйларында үзләренең хыялларының тормышка ашуын теләделәр. ГХАТ хезмәткәрләре ветераннарга киләчәктә дә саулык, озын гомер һәм барлык хыялларының тормышка ашуын телиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International