ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

        Мясников Анатолий Петрович  һәм Мария Михайловна 30 гыйнварда алтын туйларын  билгеләп үттеләр. Мясниковлар Чернышевский совхозы эшчеләре. Анатолий Петрович алдынгы механизатор. Ул күп төрле грамоталар, Хезмәт Кызыл Байрагы  ордены белән бүләкләнгән.  Мария Михайловна алдынгы сыер савучысы.

 2016 елның 25нче гыйнварендә Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Түбән Табын авылында гомер итүче Харисова Гамилә Харис кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарә җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлнара Якупова, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин, Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыят җитәкчесе Рамил Мөхәммәтгалиевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.


31
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

30 гыйнварда Түбән Кама муниципаль  районы гражданлык хәле актларын  теркәү идарәсенең Никахлар теркәү  залында “Яшь гаилә мәктәбе”нең 2016 елда беренче дәресе узды. Психолог белән очрашуга гаилә төзергә әзерләнүче яшь парлар килде.

Күркәм гореф-гадәтләребезне яңартуда, халыкка җиткерүдә “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының роле зур. 

Азнакайның ЗАГС бүлегендә ачылган «Пар канатлар» клубы чыраттагы җыелышын ачып җибәрде.

Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең баш залында 2016 нчы елның 30 нчы гыйнварендә  Максеевлар гайләсенең тантанасы узды.

29 январьда сугыш һәм хезмәт ветераны Валентина Ивановна Буланенковага 90 яшь тулды.

Балтач бистәсендә яшәүче Зөлхәбирә  Хисмәтулла кызы Вахитовага 30 нчы гыйнвар  көнне 90 яшь тулды. 

Бүген Зәйнең Яңа шәһәр янәшәсендәге урман буе шау-гөр килеп торды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International