Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең баш залында 2016 нчы елның 30 нчы гыйнварендә Максеевлар гайләсенең тантанасы узды.
ГХАТ Идарәсенең белгечләре аларны уртак тормыш итү «алтын» юбилее белән котладылар. Шулай ук, бер-берсенә сакланган җылы мөнәсәбәтләр, тату һәм нык гаилә берлеге өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Нәкъ менә шундый гаилә, үсеп килүче буын өчен бүгенге көндә гаилә үрнәге булып тора. Бу вакыйга истәлегенә юбилярлар, танталы рәвештә Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Почетлар китабында, үз имзаларын калдырдылар.
50 ел элек 4 нче февраль көнне Түбән Кама муниципаль районы Төзүчеләр бистәсендә, яшьләр үз никахларын рәсмилләштереп, кулга-кул тотынышып бергә тормыш юлына аяк бастылар.
Бүген озын, бергә узган гомер артта калган инде. Хэзер алар зур, нык гаилә булдылар. Улы Петр, ике кызларын Людмила һәм Ольганы тәрбияләп үстергәннәр. Алты онык һәм өч оныкчык сөендереп үсеп килә. Петр һәм Валентина Максеевларның бәхетле гаилә тормыш итүләренең үз сере бар: һәрвакыт бер-береңә ярдәм итү, ышану һәм бер-береңне кабул итә белү.
Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе коллективы Максеевлар гаиләсен чын күңелдән алтын туйлары белән котлый һәм ныклы сәламәтлек, иминлек һәм гаилә бәхете тели!