30 гыйнварда Түбән Кама муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Никахлар теркәү залында “Яшь гаилә мәктәбе”нең 2016 елда беренче дәресе узды. Психолог белән очрашуга гаилә төзергә әзерләнүче яшь парлар килде.
Психолог Елена Лагинская бу чараны “Гаилә-мәхәббәт дулкыннарында чайкалучы корабль” дигән өндәмә астында үткәрде. Ул гаиләдәге тормыш нечкәлекләренә басым ясады. Гаилә – ул хезмәт. Никахлашып гаилә корып яшәү – ул үзара береңне аңлау, бер-берең турында тирән кайгырту, гафу итә белү, гаилә канунарына, әхлакый таләпләренә буйсыну дигән сүз.
Әңгәмә барышында яшь парлар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар: “ исәп-хисап буенча” “гаилә кору ныклымы?”, “көнләшү хисен ничек җиңәргә?”, “ир белән хатынның гаиләдә уртак максатлары булуы мөһимме”?
Очрашу ахырында Елена Лагинская гаилә корачак яшьләргә саф мәхәббәт, ак бәхетләр, дус һәм тату гаилә төзүләрен теләде.