Балтач районы Түбән Субаш авылында яшәүче Хаҗәр Нәҗип кызы Әсхәтовага 1 февраль көнне 90 яшь тулды

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарә җитәкчесе Фирдәүс Нәбиуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлнара Якупова, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин, Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыят җитәкчесе Рамил Мөхәммәтгалиевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл  җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.Хаҗәр апа озак еллар колхозда фидакарь хезмәт куеп, бугенге көндә улы Рәҗәп һәм килене Галия тәрбиясендә яши.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International