ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2016 ел
якшәмбе

14 февраль көнне Мөслим районында “Татарстан чаңгы юллары – 2016” спорт бәйрәме узды. Бәйрәмдә 800дән артык кышкы спорт төрләрен сөюче, барлык оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, шул исәптән ГХАТ бүлеге дә катнашты. Бәйрәм театральләштерелгән күренеш һәм концерт белән башланып китте. Массакүләм чаңгыда шуудан кала канат тарту, чанада шуу ярышлары да оештырылган иде.

Изге Валентин көнендә Менделеевск шәһәре яшьләре  «Быстрые Свидания – Speed dating» дип аталган проектта катнашты. Бу чара ЗАГС бүлегендә үткәрелде.

 Проектның максаты – зур булмаган очрашулар вакытында кешеләрне бер-берсе белән таныштыру. Барлык катнашучылар бер дәрәҗәдәге иҗтимагый группаларга  бүленгән иде.  Яшь буенча чикләү дә куелды. Килгән кунаклар өчен  Изге Валентин көненә багышланган  иң яхшы музыкаль котлауга  конкурс игълан ителде.

2016 елның 14 февралендә Чистай Никахлашу сараенда яшь парлар Яшмановлар законлы язылыштылар. Бу алар тормышында бик күңелле вакыйгаларга бай. Шуңа күрә ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова – Реутина тантананы нәкъ менә Гашыйклар көнендә ( ә ул ял көненә туры килде) үткәрергә ризалык бирде. Яшь парлар өчен 14 февраль икеләтә бәйрәмгә әверелде.

Бу көнне яраткан кешеңә чәчәкләр, конфетлар, һава шарлары, открыткалар бүләк итәсең, гадәттә, алар йөрәк формасында була.

13 февральдә Казанда 34 пар язылышты, алар арасында 2 кәләш – Валентина.

Бу көнне мәхәббәт турында сүзләре ишетү бик сөенечле! Әгәр... бу әле Сезнең туган көнегез? Лениногорск шәһәрендә бер пар яши , алар гадәти көндә язылыштылар дә, тик икесенең дә 14 февраль туган көннәре. Бу Бадыйковлар гаиләсе – Айдар һәм Юлия. ЗАГС бүлеге белгечләре бу искиткеч парны Никахлашу Сараена чакырдылар һәм аларны бәйрәмләре котладылар. Сорауга гаиләнен бәхете сере нәрсәдә, яшьләр бу мәхәббәт һәм гаделлек мөнәсәбәтләрдә , дип җавап бирделәр. Һәм теләделәр башка яшьләргә урамда танышырга куркмаска, яратырга!

2016 елның 14 февралендә, Изге Валентин көнендә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә ике яңа гаилә туды. Гашыйклар көненә туры китереп үзенчәлекле сценарий язылды, никахлашу залы символик элементлар белән бизәлде.

   "Изге вәли көне"- иң матур һәм романтик бәйрәм, Россиядә һәм бөтен дөньяда 14 февраль көнне билгеләп үтелә. Бу көнне валентинкалар бүләк итәргә һәм мәхәббәт юлламасы язарга кирәк.

 

   "Россия чаңгы юллары" дистә еллар дәвамында популяр һәм массакүләм спорт төрен сөючеләрне берләштерә. Әлеге кышкы бәйрәмнең данлыклы тарихы бар, аны легендар исемнәр һәм төрле буын чаңгычылары казанышлары белән бизи. Елдан-ел "Россия Чаңгы юлы" спорт илебез тормышында мөһим роль уйный.

 

Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. 14 февраль гашыйклар көне буларак билгеләп үтелә. Рәсим белән Гөлнара Аглиуллиннар да бәйрәм көнендә үзләренең гаиләләрен корып  җибәрергә хыялланганнар. Хыялларын тормышка ашырып,  Балтач ГХАТ бүлегендә 14 февраль көнне үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Яшь гаиләгә бәхетле тормыш белән яшәүләрен теләп калабыз!

Изге Вәли көне алдыннан Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 3 пар дәүләт каршында үз никахларын теркәделәр, ә ике пар тантаналы рәвештә язылышуга  гаризага кул куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International