ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

21 енче март көнне Теләче районы гражданлык актлары теркәү бүлеге җитәкчесе Тимерханова Әнисә Хатип кызы авыл җирлеге башлыклары һәм сәркәтипләре белән җыелыш үткәрде. Әлеге җыелышта мәетне вакытында теркәү, яңа туган бәбиләрне бала тудыру йортыннан чыкканчы теркәү, юбиляр парларны котлау, районыбызның йөз яшәр әби-бабайларын искә алу кебек мәсәләләр каралды.

2016 елның 21 март көнендә хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчесе – Фролова Мария Николаевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов, Мария Николаевнаны өенә килеп, шәхсән аны туган көне белән котлады һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Аңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, бәхет һәм гайлә иминлеге теләде.


20
март, 2016 ел
якшәмбе

      2016 елның 20 мартында Яр Чаллы шәһәрендә беренче кыз озату кичәсе  узды. Бу чарада “Бриллиант кәләш” бәйгечеләре катнашты. Кызлар кулинарияда үз осталыкларын күрсәттеләр һәм фотосессия үттеләр. Бу очрашуга матурлык конкурсларның җиңүчесе Ольга Гайдабура кунак булып килде.

Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Шабаевны 90 яшьлек олуг юбилее белән Минзәлә район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева һәм Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов тәбрикләде. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ул Лениногорск төрле яшьтәге зур күләмдә игътибарын җәлеп иткән иде. Читтә ЗАГС бүлеге белгечләре дә калмадылар. Күбесе бәйрәмгә гаиләсе белән һәм балалар белән килгәннәр иде. Һәм оештыручылар аларны алдамадылар һәм бөтен кешенен кәефләре әйбәт иде.

20 март көнне Бөгелмә шәһәре балалар паркында яз бәйрәме Нәүрүз үткәрелде. Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге чарада катнашты. Бәйрәмнең күңелле җыр-биюләре, шаян уеннары, тәмле карга боткасы белән ләззәтләнде. Конкурсларда катнашып бүләкләргә дә лаек булды. Күк йөзе дә, елмаеп, бар халык белән бәйрәм итте.

Ел саен Татарстанда кешелек тарихында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Фарсы теленнән «Нәүрүз» тәрҗемәсе белн «яңа көн» дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көн. Бу табигатьттә чын-чынлап яз башланган көн.

14 яше тулган якташларыбызга төп шәхси докуметларын муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тапшырды: тантаналы итеп, әти-әниләр катнашында.

-Бу сезнең тормышыгызда иң истә калырлык вакыйгаларның берсе. Көчле, зур дәүләтебезнең лаеклы гражданнары булыгыз. Спортны яратыгыз, яхшы укыгыз. Киләчәктә кайда гына яшәсәгез дә, Чирмешән районы “маркасын” төшермәгез, - диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп.


19
март, 2016 ел
шимбә

  2016 елның 19 мартында сәгать  20.30 тән 21.30 кадәр ГХАТ идарәсе гаять зур җир шары сәгате экологик акциясендә катнашты.

      Без акциянең максаты – бер сәгаткә утларны һәм бөтен электрприборларын сүндерүенә өндәмә. 2015 елда “Җир шары сәгате” акциясендә 172 ил һәм 2 миллиардтан артык кеше катнашты.

     2016 елның 19 мартында Яр Чаллы ГХАТ идарәсе гадәти булмаган Мухутдиновлар Ришат һәм Алина никахлары теркәлде.

     Кәләш кунакларны һәм кияүне “Көнбатыш” теркәү залын матур рәсмиләштерү белән гаҗәпләндерде: Мәхәббәт аркасы, роза чәчәк яфракчыгылары  белән сибелгән ак юл, романтик шәмнәр һәм дулкынландыргыч фәрештә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International