Юбилярны котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Николаевич Макаров аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиның иң изге теләкләре язылган тәбрикләү открыткаларын, бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов та ветеранга рәхмәтен белдерде.
Өлкән яшьтә булуына, сугыш юлларын үтүенә карамастан, Николай Алексеевич үзен яхшы хис итә, хәтере яхшы. Сугышта күргәннәре турында гаиләсенә һәм килгән кунакларга озаклап сөйләп утырды ул.
Статистика күрсәткәнчә ике якның татулашуы аркасында соңгы өч ел буена, аерылышучылар саны кимегән. Мәсәлән, ГХАТ бүлегендә 2015 елның март аена 35- аерылышу буенча акт теркәлгән булса, инде 2016 елның март аена 23- акт теркәлгән.
«Гаилә тормышы әлифбасы»: Азнакай шәһәренең ЗАГС бүлегендә гаилә корырга әзерләнүче яшьләр һәм аларның әти-әниләре белән әнә шундый темада очрашу үткәрелде. Бүлек җитәкчесе Хәйретдинова Элфинур Вазых кызы яшьләр күңеленә барып җитәрлек рәвештә эчкерсез әңгәмә үткәрде. Очрашудан ата-аналар да, яшьләр дә канәгатъ калдылар.
Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә мәгълүмат почмагында, социаль челтәрләрдә һәм районыбызның официаль битендә әлеге фистивалнең үткәрү вакыты һәм таләпләре урында тулы хәбәр урнаштырылды.
Электрон хезмәтләрне популярлаштыру максатында Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә килүчеләр өчен махсус стенд әзерләнде һәм урнаштырылды, анда ЗАГСның электрон хезмәтләре турында җентекле мәгълүмат урын алган.
25 март көнне Ютазы районы Иске Каразирек авылында яшәүче Мөгаллимә апа Рахматуллина 90- яшьлек гомер юбилеен билгеләп үтте. Бүген Мөгаллимә апа бик бәхетле картлык кичерә. Әлеге истәлекле көндә юбилярны Иске Каразирек авыл җирлеге хезмәткәрләре тәбрик иттеләр. Кунаклар озакламый Мөгаллимә апаның тормыш иптәше белән пар канатлар булып яшәүләренә 70 ел тулган бәйрәмгә дә килергә вәгъдә иттеләр.
Яшүсмерләргә ГХАТ бүлеге турында мәгълүмат җиткерелде. Моннан тыш балалар рәхәтләнеп кияү белән кәләш ролен уйный алдылар. Кызыксыну уятты архив китаплары. Аларга йөз еллык архив китабын һәм үзләренең туган көннәренең акт язмаларын күрергә бик яхшы мөмкинлек чыкты.
Тантаналы рәвештә кияүләр кәләшләренә тәгъдимнәр ясадылар. Уңай җавап алгач, ярәшү йоласы буенча, никах көне сайланды. Ярәшү ахырында яшь парлар никахларын теркәү өчен, гаризага кул куйдылар.
2016 нчы елның 25 нче мартында «Балалар шәһәр хастаханәсе перинаталь үзәгендә» Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре катнашында булачак әниләр өчен, чираттагы дәрес үткәрелде.
24 март көнне Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә районыбызның 6 яшь гражданына паспорт тапшыру тантанасы үтте. Чараны ЗАГС бүлеге модире Латыйпова З.Т. башлап җибәрде, ГХАТ булегенен эше белән таныштырды һәм кыскача статистика хәрефләрен әйтеп китте.