2016 нчы елның 25 нче мартында «Балалар шәһәр хастаханәсе перинаталь үзәгендә» Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре катнашында булачак әниләр өчен, чираттагы дәрес үткәрелде.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова хатын-кызларга бала тудыру йортында яңа туган сабыйларны дәүләт теркәве тәртибе турында, баланың әтисе булуы тану турында сөйләде, кечкенә түбәнкамалылар өчен иң популяр һәм сирәк исемнәрне санап китте һәм барлык кызыксындырган соруларга җавап бирде. ГХАТ Идарәсе белгече яңа исем кушу тантанасына игътибар бирде, чөнки әти-әни теләге буенча баланың туу турында таныклыгы тапшыруы тантана рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Әлеге тантаналар никахлашу Сараенда матур гореф-гадәткә әйләнде һәм гаилә нигезен ныгыту программасы кысаларында үтә.