Чистай муниципаль районында электрон хезмәтләрне популярлаштыру

2016 елның 25 марты, җомга

Электрон хезмәтләрне популярлаштыру максатында Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә килүчеләр өчен махсус стенд әзерләнде һәм урнаштырылды, анда ЗАГСның электрон хезмәтләре турында җентекле мәгълүмат урын алган.

Моннан тыш, никахны теркәү урынын һәм вакытын электрон аерып кую һәм гражданнарның шәхси кабинетлары аша гариза бирү (гади электрон имза белән) буенча белешмәлек эшләнде. Белешмәлектәге мәгълүматлар белән һәркем ирекле таныша ала.

ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итүче һәркем шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, электрон хезмәтләр төрләре һәм башкалар турында, клиентлар өчен махсус папкада торучы мәгълүмат белән танышып, тулырак белә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International