ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү Дәүләт университеты, Россия журналистлар берлеге, Мәскәү шәһәре ветераннар Советы һәм “Лига Интернет-медиа” коммерциячел булмаган фонды оештыра торган еллык Халыкара интернет-конкурсның җиңүчеләре арасында быел да нурлатлылар бар.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе дәвам итә.

Мөслим районында «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе башланып китте. Акция кысаларында "Мизгел" яшьләр үзәге фойесында "Игелек агачы" урнаштырылды. Һәр теләгән кеше изге теләкләрен калдыра ала. Мөслим районы ГХАТ бүлегендә никахларын теркәгән яшь парлар Фәрит һәм Алсу Камалутдиновлар әлеге мәрхәмәтлелек акциясеннән читтә калмадылар һәм үз теләкләрен язып калдырдылар.

19 апрель 2016 елның Лениногорск никахлашу Сараенда тәкъдир итү буенча үзәк шәһәр күле төзекләндерү проект семинары уздырылды.

Язгы игелек атнасы үткәрү кысаларында, 2016 елның 19 апрелендә, Лениногорск мунициаль районы ЗАГС бүлеге белгечләре Никахлашу Сарае янындагы территорияне җыештырырга чыктылар.

Бүгенге көн, 19 апрель, «Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында яхшы кинога багышланды. Шуд уңайдан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Путь к человечности. Пробуждение» документаль фильмын карадылар.

Нык гаилә мөнәсәбәтләре, югары дәрәҗәдәге ышанычны анлата. Ирем яки хатыным – ул минем ышанычым, таяныр кешем. Ышаныч – ул гаилә мөнәсәбәтләренен нигезе.

Очрашу «Бәхетле гаилә» мәктәбе психологы һәм КСЦО "Ышаныч" психологы, Миронова Элина Виктор кызы белән танышудан башланды. Психолог яшь парларга аңлатып узды, нәрсә ул ”Мәхәббәт”, “Гаилә”, “Гаилә бәхете”.

    2016 елның 19 апрель көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 53-нче мәктәпнең укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.

   Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәклеге турында белешмәләр бирделәр.

2016 елның 19 апрелендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә “Яшь гаилә” клубында чираттагы утырыш узды. Бу юлы кунакта Буа ветеринария техникумы укучылары иде. Очрашуда психолог Лилия Рөстәм кызы Шевлякова катнашты. Ул укучылар белән гаилә турында, кызыклы әнгәмә кoрды. Утырыш укучылар күңеленә хуп килде.

Бу көнне район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында Дуслык дәресеннән башланды. Әлеге дәресләрнең максаты - балалар арасында дуслыкның әһәмиятен, төрле халыклар арасында татулык, тынычлык, аңлашу булуның мөһимлеген аңлату иде. 

Ә "Изге йөрәк" үзәге белгечләре балигъ булмаганнар белән "Толерантлык көне" дип исемләнгән тренинг үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International