Бүгенге көн, 19 апрель, «Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында яхшы кинога багышланды. Шуд уңайдан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Путь к человечности. Пробуждение» документаль фильмын карадылар.
Хезмәт көне тәмамлануга, коллектив белән җыелып, уйларыбыз белән кешенең тормыштагы максаты, кешелек кая омтыла һәм башка шундый фәлсәфи темаларга кереп киттек. Чыннан да, интернет бәйлелек аркасында без чынбарлыктан, фани дөньядан ераклаша, читләшә барабыз бит. Кайчагында шушындый темалар турында уйлану бик мөһим. Һәммәбезгә тынычлык һәм изгелек телисе килә!