«Язгы игелек атнасы»ның матур башлангычы

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Мөслим районында «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе башланып китте. Акция кысаларында "Мизгел" яшьләр үзәге фойесында "Игелек агачы" урнаштырылды. Һәр теләгән кеше изге теләкләрен калдыра ала. Мөслим районы ГХАТ бүлегендә никахларын теркәгән яшь парлар Фәрит һәм Алсу Камалутдиновлар әлеге мәрхәмәтлелек акциясеннән читтә калмадылар һәм үз теләкләрен язып калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International