Һәр бәйрәмнең үз символы бар. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дә искәрмә түгел. Ромашка гади, әмма шул ук вакытта искиткеч матур чәчәк, өстәвенә, безнең һәрберебез өчен гадәти. Бу бик якын, җылы һәм өй символы. Моннан тыш, ул җәй, җылылык, чисталык символы.
Бу символик көнне Ленар белән Ләйсән Нәфыйковлар үз язмышларын берләштерергә карар итеп, бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә никахлашу турында гариза бирделәр.
Гаилә бәйрәмендә ирле-хатынлы Чабаннарны Менделеевск районы ЗАГСында хөрмәтләделәр. Аларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров котлады һәм аларга район башлыгыннан истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Гаилә" паркында "Түбән Кама – бәхетле гаиләләр шәһәре" дип аталган гадәти фестивале узды.
Укучыларның җәйге яллары истә калырлык, күңелле үтсен өчен зур тырышлык куела. Саба районының “Сәләт-Саба / Selet-Saba” аланында быел 85 яшүсмер ял итә. “Сәләт” ул – зур гаилә, сәләт - бик күп татар яшьләренә канат, үсеш өчен юнәлеш бирә.
2023 елның 08 июлендә Арча муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Раушан белән Алсу Шаһиевларның язылышу актлары теркәлде. Һәр пар өчен бу истәлекле һәм дулкынландыргыч мизгел, ә Раушан белән Алсу өчен ул икеләтә үзенчәлекле - алар 2023 елда Арча муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 100 нче юбилей пар булып теркәлделәр.
2008 елда, безнең җәмгыятьтә гаҗәеп бер бәйрәм пәйда булды. 8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган.
2023нче ел Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф -гадәтләр елы. Шул уңайдан, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”ндә ЗАГС бүлегендә тантаналы теркәү чарасы узды.
Гаилә безгә көч бирә. Мәхәббәт безнең йөрәкләребезне җылыта. Тугрылык – ул могҗизаларга ышанырга һәм яраткан, якын кешегә тулысынча ышанырга мәҗбүр итә торган нәрсә. Әгәр дә сезнең мәхәббәт һәм тугрылык белән тулы гаиләгез булса, сез җирдәге иң бәхетле һәм бай кеше.
8 июльдә Скарятин бакчасында Гаилә мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды.