Татарстан Республикасында 2023 елның 14 июлендә милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Нурлат районының никахлашу сараенда Нурлат шәһәре халыклар дуслыгы йорты белән берлектә Владимир һәм Марина Таймуллиннарның чуаш стилендә этник туй үткәрелде. Кияү һәм кәләш, әти-әниләр һәм кунаклар милли костюмнар киеп тантанага килделәр. Регистратор чыгышы, яшь парларның тугрылык анты, якыннарының һәм кунакларның котлаулары - барысы да чуваш телендә яңгырады. Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Азат улы Ишкинеев никахны теркәүнең мөхтәрәм кунагы булды. "Росинка" чуваш җыры ансамбле яшьләр бәхетенә туй ритуалы үткәрде. "Шулкеме" чуваш җыры халык ансамбле кәләшнең хатын статусына күчү милли йоласын күрсәтте.