Әлмәт шәһәрендә 11 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2023 елның 14 июле, җомга

2023 елның 14 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 11 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Мандаров Руслан Ришат улы һәм Алия Нәфис кызы, гаиләсендә булды. Яңа туган сабыйларга Ясминә һәм Бахтияр исемнәре кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар тапшырды.

Чын күңелдән балалар тууы белән котлыйбыз. Сабыйларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхетле язмышлар телибез.

Йортларыгызда һәрвакыт зур бәхет һәм күңелле көннәр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International