Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатында 2023 ел милли мәдәният һәм традицияләр елы дип игълан ителде.
14 июльдә Чистай никахлашу сараенда Анастасия һәм Сергей Федоровларның никахы теркәлгән. Яшьләрнең теләген исәпкә алып, теркәү үткәрү сценариена чуаш телендә җыр башкару кертелгән иде. Скрипка һәм фортепиано аккомпанементы астында башкарылган чуваш телендәге җыр яшь парларны һәм кунакларны искиткеч шатландырды.
Шунысы куанычлы, Чистай яшьләре үзләренең туган телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калырга омтыла.