Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Азат белән Гөлинәнең никахлашу тантанасы узды.
Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле иде – алар 2023 елда Кукмара районында өйләнешкән юбилейлы 100 нче пар булдылар, бу яшь гаилә өчен көтелмәгән хәл булды.
Яшь ир белән хатын, мәңгелек мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп, борынгы матур йола буенча балдаклар алмаштылар. Кунаклар һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу искиткеч парны гаиләләренең туган көне белән чын күңелдән котладылар, никах таныклыгы тапшырдылар, илаһи мәхәббәт һәм озын бәхетле тормыш теләделәр.
Нык гаилә – ул һәр җәмгыятьнең һәм көчле дәүләтнең ныклы нигезе. Гаилә – игелек, хөрмәт чыганагы, максатларга ирешү өчен зур стимул. Гаиләдә әхлакый сыйфатлар урнаштырыла, үзара хөрмәт тәрбияләнә, рухи кыйммәтләр һәм милли-мәдәни традицияләр саклана.
Яңа өйләнешкәннәрне бәйрәм белән котлыйбыз һәм гаилә учагының җылысын гомер буе саклауларын телибез. Гаиләдә тынычлык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!