ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Районның иҗат коллективлары, җырчылар,   район үзәге сәнгать мәктәбенең уен кораллары классларында укучылар бәйрәм кунакларын үз чыгышлары белән сөендерде.

Бүген КСЦО "Ышаныч" психологы Элина Миронова яшь парларга гаилә бәхете серләре, биш " мәхәббәт теле" һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында сөйләде.

Һәр елны район сабантуенда яңа өйләнешкән парларның парадын чыгару Актаныш районында матур гадәткә әверелде. Быелгы 2016 елның сабантуенда 5 пар әлеге чарада катнашты. Яшь парларыбызны район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева котлады һәм аларга истәлек бүләкләре тапшырды.


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Соңгы көннәрдә Баулы шәһәрендә яшәүче Риф һәм Ольга Әсәдуллиннар гаиләсендә бәйрәмнәр еш булды. Башта гаилә башлыгының туган көнен билгеләп үттеләр, 1 нче июньдә  7 яшьлек Әлина һәм 5 яшьлек Әмирәнең бәйрәме – Балаларны яклау көне булды. Ә 2 нче  июнь Риф һәм Ольга Әсәдуллиннар гаиләсендә игезәк малайлар   туды. Әти- әни балаларына Самир һәм Радмир дигән исемнәр бирделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова бәхетле  гаиләне бу искиткич вакыйга  белән ихлас котлап туу турындагы таныклыклар тапшырды. 

Аксубай муниципаль районы  Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Кәбиров Фахим Хамат улы зур рәхмәт белән юбилярларга мөрәҗәгать итте . җиһаншиннар, Зартдиновых, Гафиятовых, Тухфатуллиных, Батыршиных гаиләсе яшь буын өчен дә, яшь гаилә коручыларга да лаеклы мисал.
Ярты гасырдан да күбрәк бергә яшәүчеләр үзара бер-берсенә мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык исбат иттеләр.

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе, хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бу бәйрәмдә һәр елны  Балтач районында  иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әниләрен бүләкләп үтәләр. Быел да 4 июнь көнне Балтачта Сабантуйда мәйдан уртасына районның иң өлкән кешесен-102 яше тулган Васильева Ольга Васильеваны зурлап чакырдылар. Яңа өйләнешкән Рифкат һәм Гөлчәчәк Валишиннар гаиләсенә, шулай ук Сабантуй алдыннан Шарафутдиновлар гаиләсендә дөньяга аваз салган беренче малайларына район башлыгы исеменнән матур теләкләрен юллап, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар иҗат мәктәбендә укучылар арасында “Гасырлар аша узган ГХАТ бүлеге” һәм “Минем кадерле гаиләм” исемле рәсем конкурсы үткәргән иде.

Узган ял көннәрендә Әлмәт шәһәренең мәйданында Сабантуй бәйрәме уздырылды.

1 нче майдан алып 31 майга кадәр шәһәрдә 2042 туу турында таныклык рәсмиләштерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International