Хезмәт ветераны Фәйзуллина Мәликә Сафиулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Зәй районы җитәкчелеге, авылдашлары, балалары килгән иде. Юбилярның гомер бәйрәме күтәренке күңел белән үтте.
Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Сарман районы Әлмәт авылында яшәүче Рафаэль һәм Хәния Хафизовлар гаиләсе инде 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.
Бу Олег һәм Ольга Хәбировлар гаиләсенең көтеп алынган кыз балалары - Алинәнең тууын теркәү булды. Бу гаиләгә чын күңелдән исәнлек-саулык, озын, тыныч гомер теләп калабыз.
Минзәлә районы, Гөлек авылында яшәүче Харисов Фәнис Һәм Гәлфирә гаиләсендә 18 ел көткән сөенечле вакыйга – игезәк кыз һәм уллары туды. Балаларга Әмир һәм Зәмирә исеме куштылар. Харисовлар гаиләсе шушындый зур бүләк өчен Нуриевлар клиникасына бик зур рәхмәтле.
Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә уникаль масштаблы «Гаилә альбомы» проекты кысаларында бәйрәм чарасы узачак.
Кичен нурлатлылар янә үзәк мәйданга – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертына ашыктылар. Бәйрәмдә район гаилә фотоконкурсы нәтиҗәләрен тупладылар. Чарада 55, 40 һәм 5 ел элек 8 июль көнендә язылышкан парлар катнаштылар.
12 июльдә Апас туган якны өйрәнү музее бинасында июнь аенда 14 яше тулган егет-кызларга тантаналы төстә паспортлар бирелде. Биредә хакимият, миграция хезмәте вәкилләре, музей коллективы, ЗАГС бүлеге белән беррәттән “Яшь Гвардия“нең Татарстан бүлеге башлыгы Динар Бариев һәм Яшь Гвардиячеләр дә катнашты. Әти-әниләр, балалар һәм кунаклар күңеленә кичә хуш килде.
2016 нчы елның 13 нче июлендә Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 9 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы ачып җибәрде.
8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Апаста «Аерылуларсыз көн” акциясе узды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре урамда халык белән очрашты, тигез, матур тормыш, саф мәхәббәт теләде, бер-берләренә юл куеп яшәргә өндәде. Шулай ук парлар арасында сораштырулар үткәрелде, аерылуның иң киң таралган сәбәпләрен ачыкланды.
Бу Максим белән Алия Таҗиевлар гаиләсе һәм Марат белән Алисә Якуповлар гаиләсе булды. Игезәк балалар туу ул икеләтә бәхет һәм шул ук вакытта икеләтә җаваплылык. Чын күңелдән бу зур гаиләләргә исәнлек-саулык, сабырлык һәм бәхет телибез.