Әлеге күркәм дата уңаеннан аңа Кама Тамагы МР башлыгы Павел Лоханов РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.
Татар карчыкларына хас чиста, пөхтә киенгән Бибисара әби безне капка төбендә үзе каршылады. Өлкән яшьтә булуына карамастан һәр җирдә пөхтәлек, тәртип күзгә ташлана.
2 август көнне, Теләче районы Сауш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сираҗетдинов Рифкать Мифтахетдин улына 90 яшь тулды.
Аны олугъ юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова, балалары, туганнары тәбрикләде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды.
2 августта Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Советы бүлекләре начальниклары, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территория бүлекчәләре җитәкчеләре белән киңәшмә- планерка үткәрде.
2016 елның 2 нче август Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 5 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Руслан Газизов – 30 июль көнендә дөнья күрде.
Кызган җәйнең уртасында, Азнакай шәһәренең төп мәйданында, ЗАГС бүлеге һәм мәдәният бүлеге белән берлектә бик матур чара - "Коляскалар Парады" үткәрелде. Бу гаилә бәйрәменең гаҗәеп һәм искиткеч гаять модалы форматы. Яшь ата-аналар үз куллары белән балалар коляскасын төрле жанрларга әйләндереп, бәйге әгъзаларына тәкъдим иттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар уңай эмоцияләр белән таралышты.
Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. 1 август көнендә Буа районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы беренче пар игезәкләрне теркәделәр. Хайбуллиннар гаиләсендә туган кызларга Альсина һәм Айсылу дип исем куштылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле яшь әнигә туу турында таныклык тапшырдылар, балалар тәрбияләүдә уңышлар һәм сабырлык, ә нәниләргә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләделәр.
1 август көнне Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Лоханов П.Н., Сөйки авыл җирлеге башлыгы Никитин В.П.. һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары социаль мәсьәләләр буенча Сороковнина Е.В. Федькова Евдокия Александр кызын 95-яшьлек юбилее белән котладылар.
Евдокия Александр кызына истәлекле бүләкләр һәм Россия Президенты В.В. Путинның котлавын кабул итте.
1 августта 35 нче тапкыр яшь апаслыларга паспорт бирелде. Бүген бу чара яңа форматта үтте. 20 егет һәм кыз бу көнне район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин кулыннан тәүге документлар алды.
2016 елның 1 август көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә инде гадәткә кергән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе башланып китте.
Ул Баулы шәһәренең төньяк-көнбатыш өлешендә, Татарстан урамында урнашачак. Сквер ике өлештән торачак – анда тыныч ял өчен зона һәм төрле чаралар уздыру өчен дә урын булачак.