Хезмәт ветераны Марфа Максимовна Каксялова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Марфа Максимовна хәзер Баулы шәһәрендә яши. Әмма ул Баулы районы Удмурт Ташлысы авылында үскән, шунда ук озак еллар дуңгыз фермасында эшләгән.
Алексеевск районында узләренең уртак бәйрәмен, алтын юбилейларын Барченковлар гаиләсе билгеләп утте.Николай әфәнде һәм Мария ханым алтмыш ел инде бергә матур тормыш итәләр, балаларына , онык-оныкчыларына урнәк гаилә булып, бергә гомер кичерәләр.
Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызда яшәп "Для добрых дел от любящих сердец" дип исемләнгән акциядә катнашучыларның ирекле һәм үз көче белән 10250 сум акча җыелды һәм ул 2017 елның 13 март көнендә Анжела Вавилова Фондына күчерелде. Бу Фонд онкологик авыруга дучар булып, дәвалануга мохтаҗ булган республикабыздагы балаларга ярдәм итә. Шушы авыр хәлне аңлаучыларга һәм ярдәм кулы сузучыларга чын күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез.
2017 елның 27 февралендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Тиминнар гаиләсендә берюлы ике малай туу теркәлде.
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тыл хезмәтче Әхмәтшин Касыймны 90-яшьлек юбилее белән, һәм тормыш иптәше Нурҗиһан апа белән 65 ел бергә торулары белән котлады. Башлыкның котлаулырына юбилярларның хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннары да кушылды. Әхмәтшиннар 4 кыз-бала тәрбияләп үстергәннәр. Азнакай районың төрле оешмаларында эшләп, лаеклы ялга чыкканнар.
Яз көне үткәрелә торгай туй, ел фасылы узенчәлекләреннән чыгып, нурлы, романтик, хисле була. Яз- табигатьтә,мөнхәбәтләрдә яңа тормыш башы символы.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе 8 март бәйрәме алдыннан 500нче бала туу актын теркәде. 27 февраль көнне Шайхлеевлар гаиләсендә Лениза исемле сөйкемле кызчык туа. Лениза гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә.
Анатолий Григорий улы һәм Зинаида Андрей кызы, 1966 елда танышалар. Анатолий инде, Зинаиданын сеңлесенен иренен дусты була һәм алар бергәләп очрашып йөри башлыйлар.