Кайбыч районы Кошман авылында яшчәүче, озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында ферма мөдире булып эшләгән Камалиева Назира апа 15 март көнне үзенен 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
15 март көнне ГХАТ бүлегендә икенче һәм өченче балалары туган 5 гаилә сертификат алды. Тантаналы чарада Кукмара районы пенсия фонды бүлекчәсенең специалисты Галимова Альфия Рашат кызы катнашты. Ул тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырды, гаилә тулылану белән котлады, нык сәламәтлек, уңышлар, мул тормыш теләде. Шулай ук, бәхетле ата-аналарны Кукмара районы ГХАТ җитәкчесе Зөлфия Таһир кызы Латыпова да котлады.
2017 елның 15 мартында Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 62 Чаллы гаиләсе алды.
Асель –гарәп исеме , бал кебек татлы, йомшак, нәфис дигән сүзне аңлата. Яңа туган кыз - Альберт һәм Эльвира Аухадиевларның беренче балалары.
Баланың туу турында таныклыгын тапшырганда ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина Татарстан президенты Рөстәм Нургалиевич исеменнән котлау открыткасы, региналь җәмгыть оешмасы “Ак калфак” исеменнән (җитәкчесе Кадрия Идрисова) «Тәрбия баскычлары» дискын бүләк итте һәм яшь гаиләгә исәнлек, озын гомер, балаларының гел аларны сөендереп яшәвен генә теләде.
Ике кеше арасында булган мөнәсәбәт энҗе кебек үсеп, формасын алып 30 елдан сон камил була.
Гаилә – ул ир белән хатынның уртак иҗаты һәм хезмәте, нәтиҗәсе –озак елларга җитәрлек чын мәхәббәт!
Бүген Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Үзәк районы 26 номерлы хокукый белемнәр гимназия укучылары өчен "ЗАГС органнары эшчәнлеге", "Гаилә статусынның яңарышы" темаларына чираттагы дәресләр узды. Экскурсияне белгеч Лейсан Гайнуллина үткәрде.
Буген безнең коллега баш белгеч Мещанова Г.М. Яр Чаллы шәһәренең 98- нчы балалар бакчасында “Гаилә демографик хәле турында” доклад белән чыгыш ясады.
Очрашу кызыклы һәм тату үтте. Балалар бакчасы хезмәткәрләре үзләренең сорауларын биреп, зур ихтибар белән тыңладылар.
Кайбыч муниципаль районы Колаңгы авылында яшәүче Евдокия Кузнецова бу көннәрдә үзенең олы юбилеен -90 яшь тулган көнен бәйрәм итә. Аның бала чагы коллективлаштыру чорына, ә яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.
Парлар елдан –ел кунакларын яңа тенденцияләр, кызыклы идеяләр белән шаккаттырырга омтыла. Бу юнәлештә матур даталарның да популярлыгы арта бара.
17.07.2017 нче ел көне дүшәмбе, ГХАТ хезмәткәрләре ялы, булса да, Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сарае бу көнне дә никахыгызны законлы рәвештә теркәргә мөмкинлек тудыра. Бу датага алдан язылып куярга ашыгыгыз!