ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

 Кече Чынлы авылында гомер кичерүче 85 яшьлек Иршат белән 83 яшьлек Наҗия Хөсәеновлар үзләренең брилиант туйларын – бергә кушылып яшәүләренә 60 ел тулуны билгеләп үттеләр. “Сез күпме дуслашып йөрдегез һәм ничек өйләнештегез?” дигән соравыма икесе бер тавыштан: “Ай ярым чамасы гына дус йөрдек тә өйләнештек”,- диләр көлешеп. Хәзер аларның бергә яшәүләренә алты дистә ел тулды һәм бер – берсенән башка бер көн дә яши алмауларын да яшермиләр.

       Мамадыш районы ГХАТ бүлеге һәм “Нократ“ гәҗите  ГХАТ органнарының 100 еллыгына  багышланган яңа рубрика башлап җибәрде. Анда районның үрнәк гаиләләре, аларның балалары, оныклары турында сөйләнә. Гаилә учагын бәхетле итүнең серләре ачыла.

Кама Тамагы муниципаль районы Куйбышев Затоны штп яшәүче Зеленков Геннадий Иванович и Анастасия Николаевна бриллиант юбилейларын үткәрде.  Бриллиант юбилейлары белән Кама Тамагы муниципаль районы штп. Куйбышев Затоны җитәкчесе Николай Ефимов котлады.

     Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 22 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде. Чара ГХАТ бүлеге, Яшьләр идарәсе, Федераль миграция хезмәте   белгечләре тарафыннан үткәрелде. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр. Яшь гражданнарны федераль миграция идарәсе белгече  котлады. Яшьүсмерләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый темага үткәрелгән чаралар балаларда патриотик хисләр тәрбияләп, шәхесне билгеләүче документның әһәмиятен арттыралар.

29 март көнне  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә янәдән  “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  үткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   Богады, Әлем, Киров мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Быелгы елның шушы көненә булган саннарга тукталды.

Баулы ГХАТ бүлегендә бүген 50 нче бала теркәлде. Ул Акмалҗан һәм Зәмзия Юлдошевлар гаиләсендә җиденче булып туган ир бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Билол дигән исем бирделәр.

2017 нче елның 29 мартында Мөслим муниципаль районының “Мизгел” яшьләр үзәгендә 14 яшьләре тулган 6 егеткә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.


28
март, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге базасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында комиссия тарафыннан түбәндәге сораулар каралды:

1. 2017 елның I кварталы өчен 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтнең ведомство программасын гамәлгә ашыру буенча отчет.

20-26 мартта 2 баланың  атасын яздыру һәм 30 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International