2017 нче елның 29 мартында Мөслим муниципаль районының “Мизгел” яшьләр үзәгендә 14 яшьләре тулган 6 егеткә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Мөслим муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Муллин яшь гражданнарны тормышларындагы мөһим вакыйгалары белән тәбрик итте, документның кирәклеген, аңа сак караш турында искәртте һәм үз илләренең лаеклы шәхесләре булуларын теләде.
Балаларга паспортлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә бәйрәм концерты белән үрелеп барды.