Иҗтимагый совет утырышы

2017 елның 28 марты, сишәмбе

2017 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге базасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды:

- "Татарстан Республикасында гыйнвар-февраль айларында гаилә-демография өлкәсендә гражданлык хәле актларын теркәү төп күрсәткечләре динамикасы һәм аларны оптимизацияләү чаралары турында";

- "Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның кадрлар резервы белән очрашу нәтиҗәләре буенча 11.02.2017 елгы № ПР-45 Беркетмәнең 7 пункт үтәлеше турында";

- "Татарстан Республикасында "Ныклы гаилә" партия проектын гамәлгә ашыру планы турында".

Иҗтимагый совет утырышында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил аппаратының мәгълүмати-аналитик бүлек башлыгы Р.Р. Мухаметханова катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International