Баулы ГХАТ бүлегендә бүген 50 нче бала теркәлде. Ул Акмалҗан һәм Зәмзия Юлдошевлар гаиләсендә җиденче булып туган ир бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Билол дигән исем бирделәр.
Бүген тагын 6 бала теркәлде: Амелия, Элина, Ясмина, Ильдана, Валерия исемле кыз балалар һәм Данияз исемле ира бала.
Бәхетле әти-әниләргә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннихановның котлау адреслары тапшырылды.