2017 елның 1 маенда Әгерҗе шәһәре ГХАТ бүлеге урнашкан “Яшьлек” паркында яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган концерт булып үтте. ГХАТ һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре берлегендә барлык кунакларга, тамашачыларга якынлашып килүче Җиңү бәйрәме уңаеннан георгий тасмалары таратылды. Чара бик истәлекле һәм күңелле булып узды.
Май башында Олы Нырсы авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Асия Шәйхетдин кызы Шәйхетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы уңайдан аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гиниев тәбрик итте. Юбилярга РФ Президенты Путинның Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.
Ремонт эшләре баруы сәбәбле, Болотникова, 35 урымында урнашкан ГХАТ бүлеге утсыз калачак. ГХАТ бүлегендә гражданлык хәле актлары теркәлмәячәк.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә законлы никахта бергә 65 ел гомер итүче Георгий Алексеевич белән Нина Валентиновна Замараевлар булды. Шушы көннәрдә алар тимер туйларын билгеләп үтте. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә әлеге искиткеч парны шундый матур мөһим дата белән котлау бәхете насыйп булды.
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге "Георгий тасмасы" Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Бу көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы никахлашу вакытында яшь парларга Георгий тасмасын тапшырдылар. Ул - илебезнең батырлык, Җиңү символы.
Яшь өйләнүчеләр һәм кунаклар горурлык белән Георгий тасмасын тактылар, алар Ватан, тыныч һәм якты киләчәк өчен сугышкан бабаларыбызга үзләренең ихтирамнарын һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Символик тасма әнә шулай язылышу тантанасына үзенә бер бәйрәм кәефе өстәде.
Туй көне кеше тормышында иң күңелле мизгелләрнең берсе. Бу онытылмас көн күңелләрдә сакланып кала. Туй йолалары элек – электән сакланып килгән, ул йолаларга яңалары да өстәлеп тора.
Бүген исә бу истәлекле көнне тагын да күңеллерәк һәм тарих белән бәйләп үткәрү мөмкинлеге бар. Минзәлә районы туган якны өйрәнү музее һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре берлегендә, районыбызның яшь гаиләләре өчен махсус программа эшли башлады. Яңа гаилә төзүче яшь пар, Җәлилов Илмир һәм Галиуллина Илзидә өчен туй мәҗлесе музей бинасында башланып китте. Кунаклар күп төрле тарихи гореф-гадәтләр белән таныштылар, төрле сынауларда катнаштылар.
29 апрель көнне Лениногорск шәһәре Язылышу сарае бинасы алдында шәһәребез һәм районыбыз өчен иң популяр булган "Лениногорские вести" һәм "Заман сулышы" газетеларына язылу башланды. Ул бәйрәм атмосферасы - шарлар, күрсәтмәләр һәм кунакларның шат йөзләре белән уратып алынган иде. Лениногорск халкына төрле ташлама һәм бонуслар белән яраткан газеталарына язылу мөмкинлеге бирелде. ГХАТ бүлеге белгечләре дә язылуда бик актив катнашты.
2017 елның 29 апрелендә Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре экологик субботникта катнашты. Алар бүлеккә беркетелгән территорияне җыештырды. Мондый эш даими рәвештә үткәрелә. Һәрберебез матур, чиста җирлектә яшисебез килә, ә моның өчен барыбыз да үз көчен куярга тиеш, шул вакытта гына тирә-юнебез чисталыкта яшәячәк.
Теләче районы оешма-предприятиеләрендә эшләүчеләр агач утырту өмәсендә катнаштылар.
29 апрель көнне район оешма-предприятиеләрендә эшләүчеләр агач утырту өмәсенә чыктылар. Бу көнне алар тарафыннан Теләче авылының Ленин, Фатих Хөсни исемендәге урамына 200 гә якын төп юкә, миләш агачлары утыртылды. ЗАГС бүлеге дә әлеге чарадан читтә калмады.
Агач утыртучыларга теләктәшлек белдереп, бу көнне кояш та нурларын яктырак, җылырак итеп сипте.
2017 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре Республикада табигатьне саклау максаты белән оештырылган "Урман утырту көне" акциясендә актив катнаштылар.