ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Туйга әзерләү нидән башлана? Датаны билгеләүдән, әлбәттә! Әлмәт шәһәренең 15 пары өйләнешү өчен 17.08.17 көненә өстенлек биргәннәр. Һәм нәкъ шушы көнгә 900-нче акт язмасы туры килде.

Азнакай "Мәдәни үзәк"нең яңа бинасында, яшь гражданнар  өчен бәйрәм тантанасы узды- паспорт тапшыруы. Аның чираттагысында Азнакай районың башлыгы Марсель Шайдуллин тапшырды. паспорт өстәленең  баш билгече Әдилә Фәрхетдинова, яшьләргә җылы тәбрик сүзләрен җиткерделәр. Шакирова Светлана – ЗАГС бүлегенең баш билгече, паспорт турында тарихи мәгълүмәтләр турында сөйләде.

2017 елның 17 нче август көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 300 нче пар булып Шакиров Илшат белән Лилия гаиләсе никаларын рәсми рәвештә теркәде. Шушы дулкынландыргыч вакыйга белән бу гаиләне котлап бүлек җитәкчесе Елена Яковлевна Миннигаләмова язылышу турындагы таныклыны тапшырды һәм тормышлары бары бәхет, мәхәббәт һәм назлы хисләр белән тулып торуын теләде.

Дмитрий белән Екатерина Петровлар гаиләсен шушы искиткеч, тантаналы һәм үзенчәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз!

Гражданнарның  Пенсия фонды өчен кирәк булган архив белешмәләргә мөрәҗәгатләре арту сәбәпле, әлеге хезмәтне күрсәтүче Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре өчен, эш вакыты арттырылды.

Чираттагы матур йола көнендә "17.08.2017"  Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 25 пар никахларын теркәделәр.

Дәресләр атна саен сишәмбе көнне сәгать 10.00 да була.


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

Яшел Үзән муниципаль районының Осиново авылында яшәүче Калякиннар пары үз гаиләләренең "алтын" юбилеен билгеләп үттеләр. Калякинн Александр Михайлович һәм Галина Афанасьевналар тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып 50 ел баралар. Алар бу елларда бер-берсенә бик күп мәхәббәт, абырлык, аңлау, хөрмәт бүләк итәләр.

2017 елның 16 августында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Мустафиннар гаиләсендә берюлы  ике кыз  туу теркәлде.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тырышлыгы белән ГХАТ бүлегенә килгән барлык клиентлар һәм кәләш-кияүләрне искиткеч чәчәк клумбалары каршы ала. Алдан әзерләнгән проект буенча утыртылган чәчкәләр Язылышу сараеның визиткасына әйләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International