Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2018 елның 19 октябрендә алты йөзенче бала тууын теркәлделәр.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д.Н. бәхетле атага ихлас һәм җылы теләкләрен җиткерде.
Менә 175 ел инде яшьләр хөрмәтенә Мендельсонның Туй маршы яңгырый. Шушы көйдән башка тормышны ңиң бәхетле көнен күз алдына да китереп булмый. Уннарча еллар уза, “Туй маршы” жанр кризисы кебек тоелмый һәм аңа алмаштырорга ашыкмыйлар. Ул – мәхәббәт кебек мәңгелек.
Нурлат районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан октябрь аенда никахларын теркәгәняшь парларга туй маршы тарихы турында истәлекле открыткалар тапшырылды.
Юбилярны Саба районы муниципаль башлыгы Раис Минниханов котлады, рәхмәт сүзләре җиткерде,истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук Шәмәрдән лицееның «Юнармия», «Молодая Гвардия» активистлары да юбилярны котладылар.
Түбән Кама муниципаль районының озак яшәүчеләр гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте. Геннадий Иванович һәм Александра Ивановнаның Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенә килергә мөмкинлекләре булмау сәбәпле, идарә белгечләре иң изге теләкләр белән өйләренә үзләре килделәр.
2018 елның 19 октябрендә Түбән Кама шәһәренең бала тудыру йортында булачак әниләр өчен Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре катнашында юридик консультация үткәрелде.
2018 елның 18 октябрендә Алабуга муниципаль районында АМР җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләре өчен аңлату методик семинар узды, анда ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Семинарның темасы булып керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматларны тапшыру, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу таләпләрен үтәү, муниципаль хезмәт турындагы законнарда каралган чикләүләрне һәм тыюларны үтәү сораулары торды.
Бәйрәмне тантаналы рәвештә ГХАТ идәрәсе башлыгы Р.Г.Зарипова аяты. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе специалист А.Н. Е.Л.Шамсуллина, Үзәк УФМС бүлегенең белгеч-эксперт, Комсомол УФМС һәм Автозавод УФМС бүлегенең инспектор катнаштылар. Бәйрәм күтәренке рухта узды.
Һәркем өчен көз зур уңыш, яңа үзгәрешләр, тәүге һәм күркәм мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче һәм чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең “зур уңышлары” һәм яңа хис-тойгылары белән ГХАТ бүлегендә үзган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар. Көзнең ямьле һәм җылы “әбиләр чуагы” аларны кагылмый калмаган: бар аналар да көннәренең мәшәкатьле булуына кармастан, матур итеп, ясанып килгән иде.
Алтын көз - үзенең гаҗәеп матурлыгы белән аерылып торган, елның иң романтик чорларының берсе. Туй, һәркемнең тормышында иң тантаналы көн, йөрәкне җылыта торган шатлыклы, онытылмаслык вакыйга.
2018 елның 18 октябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Никахлашу йорты территориясен җыю буенча чираттагы шимбә өмәсен үткәрделәр.
ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н.Җәләлева җитәкчелегендә белгечләр муниципаль учреждение территориясен чистарту һәм төзекләндерү белән шөгыльләнделәр, чөнки Никахлашу йорты территориясе яңа өйләнешүчеләрнең иң яраткан фотога төшү урыны булып тора.