Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре бриллиант юбилярларны котладылар

2018 елның 19 октябре, җомга

Түбән Кама муниципаль районының озак яшәүчеләр гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте. Геннадий Иванович һәм Александра Ивановнаның Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенә килергә мөмкинлекләре булмау сәбәпле, идарә белгечләре иң изге теләкләр белән өйләренә үзләре килделәр.

           Сумароковлар гаиләсенә инде 60 ел. Геннадий Иванович һәм Александра Ивановна 1958 елның 16 октябрендә Алабуга ГХАТ бюросында никахларын теркиләр.

 «Татарстан АССРның Хезмәт ветераннары», Геннадий Иванович - И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын «баян» белгечлеге буенча тәмамлаган. Озак еллар Түбән Кама шәһәренең музыка мәктәбендә укыта. Александра Ивановна -хирургия бүлегенең шәфкать туташы булып, поселок хастаханәсендә эшли башлаган, бистәгә шәһәр статусы бирелгәннән соң 2-нче номерлы шәһәр хастаханәсен ачкан. Ирле-хатынлы йорттагы мәхәббәт, гармонияне һәм иминлек саклаганнар, ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә аларның ике оныгы бар.

           ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Рәис улы Метшиннан котлау хаты, ГХАТ Идарәсенең Мактаулы актын һәм юбилей медален тапшырдылар. Сумароковлар гаиләсенең исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International