Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2018 елның 19 октябрендә алты йөзенче бала тууын теркәлделәр.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д.Н. бәхетле атага ихлас һәм җылы теләкләрен җиткерде.
Яңа туган бала кызның әти- әнисе Марат һәм Гөлсинә ЗАГС бүлегеннән төсле открыткалар һәм сабыйга кечкене бүләк алдылар. Диана әлеге гаиләнең өченче баласы, Чистай районында исә ул алты йөзенче бала булып туды.