14 нче март көнне «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дигән электив курс буенча 5 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары өчен чираттагы дәрес узды. ГХАТ идарәсенең хокук бүлеге җитәкчесе Елена Исаева укучыларны ГХАТ органнары эшчәнлеге белән таныштырды.
14 март көнне Зур Шемякино авыл җирлеге башлыгы Алексей Афанасьев уртак гомер юбилее белән гаилә пары Афонасьевлар Александр Иванович һәм Мария Ивановнаны котлады. Алексей Иванович аларга район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле сувенир тапшырды.
Бүген Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә күп балалы Сабировлар гаиләсең уллары Әгъзәм тууы белән котладылар.
Алексеевск ГХАТ бүлегендә татар милли гореф-гадәтләре буенча 2022 елда беренче татар никахлашу тантанасы узды. Яшь гаиләгә изге теләкләр белән беррәттән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре беренче гаилә документы никахлашу турында таныклык һәм истәлекле китап тапшырды.
Үзенең туган җирен, Ватанын яратучы патриот яшьләр тәрбияләү, аларга һөнәр сайлауда юнәлеш күрсәтү, авыл җирлегенә кирәкле белгечләр әзерләү, авылларыбызны саклап калу, ныклы гаиләләр төзү максатыннан, 2022 елның 12 март көнендә Балтач районы "Балтач" спорткомплексына 10-11 сыйныф укучылары очрашуга җыелды.
2022 елның 12 мартында никахлашу сараенда булачак парлар өчен традицион туй алды консультациясе узды. Мондый очрашулар ни өчен уза? Барысы да бик гади. Туй тантанасы чиксез үтсен өчен.
11 март көнне «Сонатал» балалар табуга әзерлек мәктәбендә ГХАТ Идарәсенең хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Елена Исаева булачак әниләргә туу турында таныклыкны рәсмиләштерү буенча дәүләт хезмәте турында сөйләде.
Чираттагы тапкыр Түбән Кама никахлашу Сараеның эш тәҗрибәсе «ГХАТ» федераль басмасы битләрендә тәкъдим ителде.
10 март көнне, Бөтенроссия архивлар көне кысаларында, ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама шәһәр архивына бардылар.
10 март көнне, Бөтенроссия архивлар көне кысаларында, ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама шәһәр архивына бардылар.