29 март көнне Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Мөхәррәм һәм Вәсилә Фәйзуллиннарны алтын туйлары белән, Галимҗан һәм Тәкыя Шакирҗановларны бриллиант туйлары белән котлады. Үзенең изге теләкләрен җиткерде, мондый парларга тигезләнергә һәм һәр көнне алардан зирәклек һәм гаилә тормышы сәнгатенә өйрәнергә кирәклеген билгеләп үтте. Котлауларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, туганнары һәм якыннары да кушылды. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.