Әлки муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге юбилярларны уртак гомерле бәйрәме белән котлады, бүләкләр тапшырды, ә Хәсәновлар районның мактаулы гаиләләре китабына имзаларын калдырдылар. Гаиләләренең туган көненә балалары да, оныклары һәм якын туганнары да килгән иде. Хәсәновларның барлык балалары бгары белем алып, районыбызда калганнар. Илмир белән Илдар – авыл хуҗалыгы белгечләре, кызлары Чулпан юристлыкка укый, әмма шулай ук аграр тармата эшли, ул “Россельхозцентр» белгече.