25 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре узды. Очрашуның кунаклары – Актаныш 1 нче санлы мәктәбенең 9 сыйныф укучылары булды.
25 ноябрьдә, Әниләр көне алдыннан, ике пар үзләренең никахларын Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә теркәгәннәр, шул исәптән бер пар гаилә башлыгы - мобилизацияләнгән һәм җыелма пункттан никах теркәүгә килгән.
Тормыштагы иң зур бәхет – әни булу. Әниләр көне алдыннан ГХАТ Идарәсе хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Елена Исаева «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбендә дәрес уздырды.
Әни – Җирдәге иң матур сүз! Бүген Түбән Кама ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре 12 сабыйның тууын теркәделәр һәм балаларның әниләренә туу турында таныклык белән бергә Әниләр көне хөрмәтенә истәлекле хатлар тапшырдылар.
Халыкара әниләр көне алдыннан Чистай бала тудыру йортында күптән түгел әни булган хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар. Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Халыкара әниләр көне билгеләп үтелә. Чистай бала тудыру йортында яшь әниләрне әлеге күркәм бәйрәм белән котлау матур традициягә әверелде.
Әни – үзенең мәхәббәтен һәм назын бирүче, тормышыбызда иң якын кеше ул. Ләкин без аңа моның өчен еш рәхмәт әйтәбезме?
Халыкара Әниләр көне алдыннан безнең әниләрне котларга һәм аларга җылы рәхмәт сүзләре әйтергә искиткеч сәбәп бар!
2022 елның 24 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге юбилярларны «зөбәрҗәт» туйлары белән котлады.
Әниләр көне алдыннан Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре өчен «Әниләр мәхәббәте сукмагы» дип аталган тренинг узды. Дәресне психолог Зиләрә Бережных үткәрде.
Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә никахлашу турында 600 акт теркәлгән.
Балтач муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россиядә ГХАТ органнары оешуга 105 ел тулуга багышланган «Ак туй күлмәге тарихы» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.