Әни – үзенең мәхәббәтен һәм назын бирүче, тормышыбызда иң якын кеше ул. Ләкин без аңа моның өчен еш рәхмәт әйтәбезме?
Халыкара Әниләр көне алдыннан безнең әниләрне котларга һәм аларга җылы рәхмәт сүзләре әйтергә искиткеч сәбәп бар!
Популяр Россия җырчысы Диана Гурцкая белән берлектә Андрей Первозванный Фонды зур гаилә флешмобын башлап җибәрә һәм һәркемне дә анда катнашырга чакыра!
Флешмобта катнашу өчен кирәк:
- 23 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр ВКонтакте социаль челтәрендә әнигә багышланган рәсем, әни белән төшкән яраткан фотосурәт яки видео урнаштырырга, постны #деньматери2022 һәм #фондандреяпервозванного хештеглары белән билгеләргә;
- Аккаунт ачык булырга тиеш;
- https://vk.com/fap_fund, https://vk.com/bf_protek, https://vk.com/mr.skovorodkin һәм https://vk.com/julitoyss битләренә язылырга.
Әлбәттә, флешмоб призлар уйнатудан башка узмый. Бәхет елмайган 10 катнашучы очраклы рәвештә сайланачак. Бүләкләр уйнату нәтиҗәләре турында мәгълүмат 30 ноябрьдә Андрей Первозванный Фонды (www.fap.ru) һәм ВКда https://vk.com/fap_fund битләрендә урнаштырылачак.
Әниегезгә рәхмәт белдерегез - ул шат булачак!