Әниләр көне алдыннан Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре өчен «Әниләр мәхәббәте сукмагы» дип аталган тренинг узды. Дәресне психолог Зиләрә Бережных үткәрде.
Зиләрә Гамир кызы хисләрне дөрес кичерү ысуллары турында сөйләде, стрессны җиңү өчен эффектив практикалар күрсәтте һәм хатын-кыз тормышында ана булуның әһәмиятлеге турында әңгәмә уздырды.