Әни – Җирдәге иң матур сүз! Бүген Түбән Кама ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре 12 сабыйның тууын теркәделәр һәм балаларның әниләренә туу турында таныклык белән бергә Әниләр көне хөрмәтенә истәлекле хатлар тапшырдылар.
Шунысы кызык, 2022 елда Түбән Камада гаиләдәге беренче баланы ешрак 24 яшьлек хатын-кызлар тапкан, икенче балалар - 30 яшьлек, ә өченче тапкыр әни булган хатын-кызларга ешрак 36 яшь булган.