Чистай шәһәренең перинаталь үзәгендә яшь әниләргә сабыйларының туу турында таныклыкларын тапшырдылар

2022 елның 25 ноябре, җомга

Халыкара әниләр көне алдыннан Чистай бала тудыру йортында күптән түгел әни булган хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар. Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Халыкара әниләр көне билгеләп үтелә. Чистай бала тудыру йортында яшь әниләрне әлеге күркәм бәйрәм белән котлау матур традициягә әверелде.

Мактаулы миссия белән бала тудыру бүлегендә Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева булдылар.

- Әниләр көне алдыннан без сезне шушы матур бәйрәм белән котларга килдек. Яңа тормыш тугач, ул иң якты һәм игелекле хисләр тудыра. Бу балалар сезнең киләчәк терәк, өмет. Район башлыгы Дмитрий Иванов һәм шәхсән үз исемемнән сезгә һәм балаларыгызга ныклы сәламәтлек, бәхетле үсүләрен телим. Тормышыгызда барысы да килеп чыксын! Бүгенге көндә ана һәм балачакка ярдәм итүгә юнәлтелгән бик күп программалар һәм проектлар эшли. Болар барысы да безнең ил халкы үссен өчен эшләнә. Гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык, ямь, үзара ярдәм һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, – дип теләде Михаил Иванович яшь әниләргә мөрәҗәгать итеп.

Чистай районы ЗАГС бүлеге начальнигы да үзенең җылы теләкләрен җиткерде. Сезгә сәламәтлек телим, бала тапканнан соң тизрәк ныгыугызны һәм сәламәтләнүегезне телим, ә балаларыгыз сәламәт һәм бәхетле булып үссен. Сезне якынлашып килүче Әниләр көне белән котлыйм, – диде Илмира Ильяс кызы.

Ул әниләргә балаларының беренче документларын – туу турындагы таныклыкларны тапшырды. Кунаклар шулай ук сабыйлар өчен истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бала тудыру йорты хезмәткәрләре дә котлауларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International