ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

2023 елда Аксубай бала тудыру йортында дөньяга килгән беренче сабый -Есения исемле кыз. Ул 4 гыйнварда туган. Аның авырлыгы 3800 гр. тәшкил итә, буе 55 см. Есения Евлампьевлар гаиләсендә дүртенче бала.

2023 елның беренче пары Марат һәм Аделия Беляевлар булды. Яшьләр социаль челтәрләрдә танышалар. Бер елдан соң алар бер-берсеннән башка яши алмаячакларын аңлыйлар.

2022 елның 12 аенда Бөгелмә районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 772 сабый тууы теркәлгән. Барлыгы 383 малай һәм 389 кыз дөньяга килгән.


3
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Баулы ГХАТ бүлегендә беренче бала теркәлде. 2023 елның 1 гыйнваренда Андрей һәм Алёна Матвеевлар гаиләсендә ир бала туды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Марк дигән матур исем бирделәр. Матвеевлар гаиләсе «күп балалы гаиләсе» статусына ия булды.

Узган ел Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә туу турында 103 акт теркәлгән. Ата-аналар өчен баланы теркәү өчен иң катлаулы һәм җаваплы эш, әлбәттә, исем сайлау. Һәр ата-ана туган баласының матур һәм яңгыравыклы исеме булуын тели. Шуңа күрә ата-аналар үз исемнәрнең мәгънәсен алдан өйрәнергә тырышалар. Туганнары, дуслары белән киңәшләшәләр.

2023 елның 3 гыйнварында Яшел Үзән ЗАГС бүлегендә яңа 2023 елда 1 нче пар теркәлгән. Алар-Павлов Николай һәм Колосова Вероника.


2
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгече Бала тудыру йортындагы эш урынында яңа елның беренче туу турында акт язмасын теркәде.

Әлмәт шәһәренең бала тудыру бүлегендә 2023 елның беренче көнендә барлыгы 4 бала, ике кыз һәм ике малай дөньяга килә.

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2022 елда Әлмәт шәһәрендә 1958 бала дөньяга килде. Алар арасында 993 малай һәм 965 кыз. Баланың минималь авырлыгы 430 гр. тәшкил иткән, ә максималь – 5150 гр. Иң яшь әни – 18 яшьлек, иң өлкәне – 55 яшьтә, иң яшь әти – 17 яшьлек, ә иң өлкәненә – 62 яшь.


1
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

2023 елның 1 гыйнварында,  8:37 сәгатьтә Лениногорск бала тудыру йортында беренче бала, Илдар һәм Гөлия Сәлаховлар гаиләсендә 3030 авырлыктагы Милана исемле сылу кыз бала дөньяга килә. Нарасыйга бәхетле, күңелле балачак, күп шатлык һәм исәнлек телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International