2023 ел әле башланды гына, әмма инде безне беренче гаиләләрнең тууы белән сөендереп өлгерде

2023 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

2023 елның беренче пары Марат һәм Аделия Беляевлар булды. Яшьләр социаль челтәрләрдә танышалар. Бер елдан соң алар бер-берсеннән башка яши алмаячакларын аңлыйлар. Марат үзенең парына тәкъдим ясый, Аделия риза була. Барлык туганнарын туй мәҗлесендә күрү өчен мөнәсәбәтләрен яңа ел бәйрәмнәрендә законлаштырырга карар кылалар.

Кадерле парлар, һәр эшегез һәм фикерегез мәхәббәттән башлансын һәм һәр мизгел бәхет китерсен. Сезгә үзара мәхәббәт һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International