2023 елның 3 гыйнварында Яшел Үзән ЗАГС бүлегендә яңа 2023 елда 1 нче пар теркәлгән. Алар-Павлов Николай һәм Колосова Вероника.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшь гаиләгә никахлашу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президентының котлау адресын тапшырдылар, иминлек, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм озын гомер теләделәр. Яңа 2023 ел башы яшь парларга уңышлар китерсен һәм бәхетле гаилә тормышының башы булсын.