Баулы ГХАТ бүлегендә 1- нче бала теркәлде

2023 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

Баулы ГХАТ бүлегендә беренче бала теркәлде. 2023 елның 1 гыйнваренда Андрей һәм Алёна Матвеевлар гаиләсендә ир бала туды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Марк дигән матур исем бирделәр. Матвеевлар гаиләсе «күп балалы гаиләсе» статусына ия булды.

Бәхетле ата-ананы ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова котлады һәм туу турында таныклык, истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International