Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгече Бала тудыру йортындагы эш урынында яңа елның беренче туу турында акт язмасын теркәде.
2023 елның беренче баласы 1 гыйнварда 10 сәгать 8 минутта Галимовлар гаиләсендә дөньяга килгән. Бәхетле әти-әни улларына Эмиль дип исем куштылар.