Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чарада 48 гаилә катнашты.
Татарстан Республикасы көне алдыннан яшь түбәнкамалылар үзләренең төп документын – Россия Федерациясе гражданы паспортын алдылар.
Татарстан Рәисенә яңартылган иҗтимагый-административ үзәк бинасын күрсәттеләр. Беренче катта яңа ЗАГС бүлеге урнашкан.
Яшьләр арасында никахларны Россия көне, Татарстан Республикасы көне, Халыклар бердәмлеге көне кебек дәүләт бәйрәмнәрендә теркәү популярлаша бара.
Бал Спасының матур көннәрендә яшь парлар ЗАГС бусагасын аеруча дулкынланып атлап керә.
Бүген, 14 августта, Бал Спасында Чаллы ЗАГСында яңа өйләнешүчеләр чын бәхет тәмен татып карадылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә "Гаиләләрнең социаль иминлеген профилактикалау чарасы буларак традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада бүген дошман БПЛАсының Түбән Камага массакүләм һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булганнар өчен матәм игълан ителде. Бүген иртән Түбән Каманың җитештерү һәм гражданлык объектларына һөҗүм ясалды.
Татарстанда рәсми рәвештә Электрон мактау тактасы эшли башлады, ул бөтен төбәктән 15246 күренекле белгечнең исемен берләштерде. Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә оештырылды.
30 августта – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә «Казан» гаилә үзәге каршында берьюлы дистәләгән пар өчен тантаналы никах теркәү узачак.