Зур юлның башы

2026 елның 26 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы көне алдыннан яшь түбәнкамалылар үзләренең төп документын – Россия Федерациясе гражданы паспортын алдылар. 

Тантана Түбән Каманың Никахлашу сараенда узды. Балаларны әлеге мөһим вакыйга белән котларга Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александра Офицерова килде. Россия Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча өлкән инспекторы Диана Усманова белән бергә алар яшь түбәнкамалыларга паспортлар тапшырдылар. Котлауларга Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Роза Фәйрушина да кушылды.

Беренче паспорт игелекле эшләр, якты казанышлар һәм үз илеңә һәм Татарстаныңа мәхәббәт белән тулы олы юлның башы булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International