Бәхет тәме

2026 елның 14 августы, җомга

Бүген, 14 августта, Бал Спасында Чаллы ЗАГСында яңа өйләнешүчеләр чын бәхет тәмен татып карадылар. 

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда аларга якты бәйрәм символы - хуш исле бал тапшырылды. Бу бүләк гаилә тормышының, бал кебек үк, сабырлык, җылылык һәм зур мәхәббәт таләп итүен искә төшереп торсын. 

Бәхетле гаилә берлекләре төзүгә рухландырып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм ЗАГС бүлекләре кешенең һәр мөһим тормыш этабына зур әһәмият бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International