30 августта Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә «Казан» гаилә үзәге каршындагы төп сәхнәдә үзенчәлекле вакыйга узачак. Дистәләгән пар бер үк вакытта никахларын рәсми теркәп, бер-берсенә «әйе» диячәк. Әлеге тантанада катнашу өчен Казан шәһәре ЗАГС идарәсенә гариза тапшырырга кирәк. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, катнашучылар өчен мәҗбүри дресс-код билгеләнгән: кәләшләр ак туй күлмәгендә, ә кияүләр классик костюмнан булырга тиеш.